Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Тукай Кайбыч укучыларын шигырь бәйрәменә җыйды

- Бүген шигырь бәйрәмендә Тукай шигырьләрен татар мәктәпләрендә укучылар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә искиткеч сәнгатьле итеп сөйләде. Балачакта өйрәнгән шигъри юллар күңелдә мәңге саклана, димәк, еллар узгач та бу балаларның эчке дөньясында Тукай моңы, аның әдәби мирасы сакланачак. Тукай безнең күңелләрдә яшәгәндә, татар теле дә яшәячәк. Киләчәгебез шуңа...

Тукайны татарның бөек улы дибез, ә башка милләтләрне аннан мәхрүм итәбез түгелме? Ша­гыйрь­нең иҗади ядкәрләре дөньяның 26 теленә тәрҗемә ителгән, диелә кайбер чыганакларда. Ә Кайбыч укучылары - татармы ул, чувашмы, русмы - Тукайны үз телендә татарча өй­рәнә икән бит! Галия Кайбицкая исемендәге музей бинасы янында гадәт буенча апрель ахырында узучы шигырь бәйрә­мен­дә балалар өчен дә, өл­кәннәр өчен дә язылган шигырьләрен сөйлә­де­ләр.

Ульянково төп мәктәбе укучылары Саша Сундурова, Катя Севастьянова һәм Настя Челнокова бәй­рәмгә татар теле укытучысы Сәвия Низаметдинова җитәкчелегендә әзерләнгән.

- Бер дә авыр түгел, укытучыбыз таныш булмаган сүзләрнең мәгънәсен аң­лата, дөрес әйтергә өй­рәтә, Тукай шигырьләре бик җиңел истә кала, - диләр кызлар.

«Пар ат», «Бала белән кү­бәләк», «Туган авыл», «Эш беткәч уйнарга ярый» кебек шигырьләрне кабат-кабат тыңласак та, ялыктырмады. Гүя, һәр бала аңа үз төсмерләрен өсти. Кайбыч балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм пианино классы мөгаллиме Резедә Хисамованың уен коралларында Тукай әсәрләренә язылган көйләрне башкаруы да бик урынлы яңгырады. Бәйрәмгә килгән өлкән буын вәкилләре, Кайбычның талантлы ша­­­гыйрәләре - Олы Кайбычтан Мәүлиха Айзатуллина, Ләбибә Шәмсетдинова, Мөрәледән Асия Гыйбадуллина, Борындыктан Талия Хәлиуллина да соклануларын яшер­­мәде.

- Кайбер татар гаиләләрендә әти-әниләр үзләре үк балаларын «пап, мам, бабушка» дияргә үсендереп торган мәлдә, мондый милли җанлы та­лант­лы балаларны күрү нинди шатлык! - диде Лә­бибә апа Шәмсетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукай Кайбыч укучыларын шигырь бәйрәменә җыйды