Туристлык бард җырлары
РФ Пенсия фондының Кайбычтагы идәрәсе хезмәткәрләре 5 майда Буада узган туристлык бард җырлары фестивалендә катнашты.
Бөек Җиңүнең 67 еллыгына багышлап үткәрелгән бу фестиваль алты ел рәттән Буада гына узучы зона фестивале булса, соңгы ике елда республика дәрәҗәсенә күтәрелде. Ул Пенсия фонды идәрәләре арасындагы һөнәри, мәдәни элемтәләрне ныгыту, милләтара һәм этник элемтәләрне ныгыту, фестивальдә катнашучыларның башкару осталыгын арттыру максатында үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев