Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Турминскийда Җиңү бәйрәме көнендә яңа һәйкәл һәм ремонттан соң мәдәният йорты ачылды

Турминский авылында өчләтә бәйрәм: Җиңү көне, сугышта һәлак булган авылдашларының якты истәлегенә яңа һәйкәл ачылды, шушы ук көнне капиталь ремонттан соң яңа мәдәният йорты файдалануга тапшырылды.


Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга һәм бәйрәм белән котларга килгән Альберт Рәхмәтуллин үз чыгышында болай диде:
-Мин әле яңа гына Казаннан Президент Рөстәм Миңнехановның республика ветераннары белән очрашуы тантанасыннан кайттым. Сезгә дә аның кайнар сәламнәрен җиткерәм. Бу авылда фронтовиклар юк инде. Сугышта һәлак булган авылдашларыгызның исемнәре шушы һәйкәлгә язылган. Мәңгелек дан аларга! Әлеге тантанада Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны Анна Корнилова, тыл хезмәтчәннәре, сугыш елы балалары да катнаша. Без сезнең алда баш иябез, барыгызга да шушы тыныч көннәр бәрабәренә куйган тырышлыгыгыз өчен тирән рәхмәтемне белдерәм.



Митингтан соң, барысы да ремонттан соң танымаслык булып үзгәргән яңа мәдәният йортына узды. Аны Олы Кайбычтагы Равил Җәләлиев җитәкчелегендәге төзүчеләр ремонтлаган. Һәйкәл дә төзүчеләр бүләге!
-1976 елда төзелгән бу объектны ремонтлау өчен республика бюджетыннан өч миллион сум акча бүлеп бирелде. Төзүчеләргә зур көч куярга туры килде, чөнки ул бик нык искергән иде. Күрәсезме, нинди матур мәдәният учагы килеп чыкан. Монда җыр-биюләр бер дә тынып тормасын, мәдәни чаралар еш узсын,- диде район башлыгы.



Авылның фельдшер-акушерлык пункты да шушы бинага урнашкан. Фельдшерлар Галина Ермолаева белән Валентин Сулагаева эш шартларының яхшыруына шат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Турминскийда Җиңү бәйрәме көнендә яңа һәйкәл һәм ремонттан соң мәдәният йорты ачылды