Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Турминскийда яшәүче эшмәкәргә теплицасы белән хушлашырга туры килде

Турминский авылында яшәүчегә, бурычын түләмәсә, теплицасы белән хушлашырга туры килер, мөгаен. Пенсия фондына бурычлары өчен аңа район суд приставлары арест салды.

Шәхси эшмәкәр 2012 елдан бирле иминиятләштерү взносын түләмәгән һәм бурычы 17931 сум 88 тиенгә җиткән. Әҗәтен вакытында түләргә кирәклеге турында күп тапкырлар кисәтү ясалса да, моңа колак салмаган. Ул, әлбәттә, үз өенә суд приставлары килеп керүен көтмәгән, әмма, аларны күргәч, югалып та калмаган. Әлеге ир приставлар белән сөйләшүдән, документларга кул куюдан баш тарта. Нәтиҗәдә, 4800 сумга бәяләнгән теплицага арест салына. Кайбыч районының өлкән суд приставы Эльвира Заһидуллина хәбәр иткәнчә, бөтенләй теплицасыз калмас өчен ул ун көн эчендә бурычын капларга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Турминскийда яшәүче эшмәкәргә теплицасы белән хушлашырга туры килде

2
X