Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

«Туым җондозы» Кайбычта

Быел республикада дүртенче тапкыр узачак "Рождественская звезда" - "Туым җондозы" керәшен җыруларын яшь башкаручыларның конкурс-фестиваленең зона туры Кайбычта үтә.

Әлеге фестиваль керәшен җырларының иң яхшы үрнәкләрен саклау һәм пропагандалау, яшь талантларны барлау максатында Республика керәшен иҗтимагый оешмасы тарафыннан үткәрелә. Быел ул Зәй, Мамадыш һәм Кайбыч зоналарында үтә. 13 декабрьдә бездә узачак бәйгедә Казан районнары, Питрәч, Лаеш, Кайбыч төбәге керәшеннәре катнашачак. Финал концерты 14 гыйнвар көнне Казан шәһәренең "Ак Барс" яшьләр үзәгендә уза. Конкурс-фестивальдә 16-30 яшькә кадәрге яшь башкаручылар катнаша ала. Бәйгенең оештыру комитетына Кайбычтагы керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Светлана Петрова да кертелгән. Жюри рәисе - күренекле фольклорчы Геннадий Макаров. Кайбычтан катнашучыларга сәхнә костюмнары тектерүдә "Гөбенә" агрофирмасы спонсорлык ярдәме күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Туым җондозы”