Туйлар гөрләсен авылларда
Туй - мәхәббәт бәйрәме ул. ЗАГСта тантаналы төстә язылышу мизгелләре дә гомерлеккә истә кала торган тантана. Узган атнанының пәнҗешәмбесендә Биектау районында Апас, Буа, Биектау, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Тәтеш, Теләче, Кайбыч районнары башкарма комитетларының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре арасында бәйге узды.
"Гражданлык хәле актларын тантаналы төстә теркәүдә иң яхшы алып баручы" дигән республика бәйгесендә барлыгы 11 хезмәткәр катнашты. Хәзер өйләнешүче парларны теркәү вәкаләте авыл җирлекләренә дә бирелде. Безнең районнан чыгыш ясаган Кече Мәме авыл җирлеге секретаре Елена Гобәйдуллина (рәсемдә беренче рәттә уңнан беренче) бәйгедә икенче урынны яулады. Ул икенче дәрәҗәдәге диплом һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды. Озак еллар буена авыл җирлегендә эшләүче хезмәткәрнең намуслы тырыш хезмәте нәтиҗәсе ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев