Уңганнар хезмәттә сынала
Яшьләр арасында эшче һөнәрен популярлаштыру максатында ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов боерыгы белән Татарстанда дүртенче тапкыр "Хезмәт кешесен данлыйк" дип исемләнгән яшь комбайнчылар бәйгесе үткәрелә.
Әлеге бәйге ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, "Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясе һәм Казан дәүләт аграр университеты белән берлектә оештырыла. Конкурс ике этапта үтә: беренчесендә 30 яшькә кадәрге комбайнчылар урып-җыюда катнаша. Шулар арасыннан иң югары нәтиҗәгә ирешкән 15 экипаж сайлап алына. Беренче этапны үтүчеләр комбайн төзелеше буенча теоретик сорауларга, технологияләр, авыл хуҗалыгы җитештерү икътисады, комбайнны ремонтлау буенча практик бирем үтәргә тиеш булалар. Безнең районнан әлеге бәйгедә "Заволжье" җәмгыятеннән "Клаас-Тукано" комбайнында эшләүче Юрий Петров һәм Фәнил Адаганов экипажы катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев