Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Укучылар булдыра!

Узган атнаның шимбәсендә Казанда республиканың мәгариф учреждениеләрендә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе, мәктәп бакчаларында үстерелгән яшелчәләр, укучылар ясаган әйберләрне сату буенча ярминкә үткәрелде.

"Парк Хаус" сәүдә-күңел ачу комплексы каршындагы мәйданда узган әлеге ярминкәдә Хуҗа Хәсән, Чүти, Зур Подберезье, Иске Тәрбит, Федоровское мәктәп­лә­ре һәм Кайбычтагы 135 нче һөнәр училищесы коллективлары катнашты. Кайбыч укучылары үстергән яшелчәләрне казанлылар яратып сатып алды. Ярминкәгә барган мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров әйтеп узганча, сәүдә рәтләре белән ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, ТР мәгариф министры урынбасарлары Любовь Ногманова, Гүзәлия Минкина да танышкан һәм укучыларның тырышлыгына соклануларын белдергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярминкә