Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Укучылар фәнгә тартыла

"Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар" - Казан (Идел буе) Федераль университетының Филология һәм сәнгать институты үткәргән гомуми урта, махсус урта һәм югары белем бирү йортларында укучыларның III республикакүләм фәнни-гамәли конференция шулай дип атала.

Институтның тәрҗемә белеме һәм мәдәниятара багланышлар бүлегенең гомуми лингвистика һәм лингвокультурология кафедрасында узган әлеге конференциядә Олы Кайбыч, Мөрәле, Иске Чәчкаб мәктәпләренең татар теле укытучылары Алсу Гайнетдинова, Люция Сөнгатуллина, Ләйсән Шәрәфиева, Илһам Хәйруллин җитәкчелегендә шөгыльләнүче укучылар да катнашты һәм төрле секцияләрдә чыгыш ясады. Аларга сертификатлар да тапшырылды. Шунысы куанычлы, безнең районнан катнашкан барлык укучыларның да фәнни эше филология фәннәре докторы, профессор Рифат Җамалетдинов мөхәррирлегендәге "Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар" дигән җыентыкка кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар” III республикакүләм фәннигамәли конференция