Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Укучылар Сабантуй турындагы балачак хатирәләре белән уртаклаша

Галимулла Хуҗин, Иске Чәчкаб, 68 яшь: - Минем балачагымда Олы Кайбычтагы Сабантуе хәзер Ләлә Хәйруллиналар яши торган урамдагы мәйданда июнь урталарында уза иде. Арыш серкә очыра башлый иде инде ул чакта. Туры юлдан басу аша барганда биек булып үскән арыштан атның дугасы да күренми. Чуваштан кәмит китерәләр иде, шунда утырып...

Галимулла Хуҗин,

Иске Чәчкаб, 68 яшь:

- Минем балачагымда Олы Кайбычтагы Сабантуе хәзер Ләлә Хәйруллиналар яши торган урамдагы мәйданда июнь урталарында уза иде. Арыш серкә очыра башлый иде инде ул чакта. Туры юлдан басу аша барганда биек булып үскән арыштан атның дугасы да күренми. Чуваштан кәмит китерәләр иде, шунда утырып әйләнү әллә нигә тиң иде инде. Авыл кешеләре тозлы кыяр, чикләвек, өйдә әзерләнгән сыра сатты. Газизулла исемле абыйга фо­тога төшәргә чират тора идек. Ул аларны ясап, соңыннан барыбызга да тарата иде. Сабантуе елга бер генә килә, аны көтеп алам, бер елны да бармый калганым юк. Тик Сабантуе узгач, җәй бетә диләр, шунысы гына ямансу. Яңгыр яумавы да күңелне тырнап тора.

Луиза Шәйдуллина,

Олы Кайбыч, 47 яшь:

- Безнең балачактагы Сабантуен искә төшергәндә никтер бер стакан тәмле су, квас эчү өчен озын чиратка басуыбыз күз алдына килеп баса. Аннан соң әни Сабантуена дип ел саен бер күл­мәк һәм сандали ала иде. Хәзер генә ул безнең балаларның мең төрле аяк киеме, күлмәге бар, шулай булса да, барыбыр ни кияргә аптырыйлар, өскә кияргә юк, дип зарланалар. Хәзер кө­рәш­тә, уеннарда җиңүчеләргә затлы бүләкләр тапшыралар, ул чакта иң зур бүләк - чиккән сөлге, гади генә яулыклар, батырның иңенә тәкә генә салалар иде. Бәйрәмдә җырларга тезелгән балалар сафына басып, тугыз яшьләремә кадәр җырладым әле мин. Әмма бер елны әнием: «Кызым, син хәзер зур үстең инде, бүтән җырламассың», - диде. Әнә шулай итеп минем җырчы "карьерама" нокта куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Укучылар Сабантуй турындагы балачак хатирәләре белән уртаклаша