Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Укытучылар спартакиадасында Кайбыч командасы уңышлы чыгыш ясады

28 сентябрьдә Казандагы җиңел атлетика мәйданында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгариф хезмәткәрләренең җәйге спартакиадасының финал ярышларын үткәрде.

Анда Кайбыч мәгариф хезмәткәрләренең җыелма командасы да чыгыш ясады. Район мәгариф бүлегенең баш белгече Рамил Зиннәтуллин әйтүенчә, биредә укытучылар спортның вип-персоналар өчен бер чакрымга йөгерү, ике ир-егет, ике хатын-кыздан торган командалар катнашында (4х 100) эстафета ярышлары, биеклеккә, озынлыкка сикерү, гер күтәрү, кул көрәштерү, аркан тартышу, йөзү, бадментон, пневматик винтовкадан мишеньгә ату төрләре буенча көч сынашкан. Кайбычлылар күрсәткечләрен елдан-ел яхшырта бара. Февраль аенда мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасында 46 район арасында 15 урынны яулаган булсалар, бу юлы алар 13 нче баскычта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Укытучылар спартакиадасында Кайбыч командасы ућышлы чыгыш ясады