Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Ульянково авылы кызы «Ворожея» ансамбле белән туган авылына кайта

Кайбыч тамашачылары Ульянково авылында туып-үскән Дарья Стерякованы татарча да оста җырлаучы буларак беләләр, аның җырларын яратып тыңлыйлар.

Кечкенәдән Кайбыч сәхнәләрендә чыгыш ясап үскән кыз хәзер инде Казан шәһәрендәге "Ворожея" рус җырлары театры солисткасы. Бу атнаның якшәмбесендә ул шушы театр белән туган авылына кайтып, авылдашлары алдында бушлай концерт куячак. Әлеге театр җырчылары Татарстанның сәнгать осталары белән берлектә Кырымда да чыгыш ясап кайткан иде. Алар анда осталыкларын гына түгел, ә илебезнең чын патриотлары, тынычлык илчеләре булуларын да күрсәтте. "Ворожея" кызлары Кырым Республикасында һәм Севастополь шәһәрендә Россиянең мәдәни мирасын саклауга керткән өлешләре өчен Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән дә бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ульянково авылы кызы «Ворожея» ансамбле белән туган авылына кайта