Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

«Универсиада-Антитеррор»

2012 елның 20 июленнән 31енә кадәр Татарстанда Россия террорчылыкка каршы комитет аппараты җитәкчелегендә "Кеше күп булган объектларда террористлык актларны булдырмау буенча чараларны оештыру һәм үткәрү" темасына "Универсиада-Антитеррор - 2012" оператив-тактик укулары оештырыла.

Аның кысаларында республикага шартлы диверсион-террорчылык төркемнәре килүе, автомобиль, һава һәм тимер юл транспортын файдаланып (хезмәт миграциясе, туристлык төркемнәре буларак), хәрәкәт итүе көтелә. Казанда база пунктлары булдырып, корал саклау урыннары, разведка алып бару, спорт объектларына үтеп керү, шартлы рәвештә миналау һәм тоткыннарны кулга төшерү кебек чаралар үткәрү күздә тотыла. Оператив-тактик укулар ике этапта уза. Анда диверсион-террористик төркемнәрне эзләү һәм юкка чыгару чаралары планлаштырыла, Казандагы спортның йөзү төрләре үзәге объектында теракт нәтиҗәләрен бетерү буенча укыту уздырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «УниверсиадаАнтитеррор»