Универсиада дәресе
1 сентябрь - Белем көнендә Татарстанның барлык уку йортларында укулар "Универсиада дәресе"ннән башланып китте.
Безнең райондагы мәктәпләрдә дә 2013 елда Казанда узачак Универсиадага багышланган дәресләр оешкан төстә үтте. Район мәгълүмати-методик үзәк директоры Светлана Петрова әйтеп узганча, мәгариф учреждениеләренең барысына да дәрес өчен методик материаллар җыелмасы һәм диск өләшенгән. Укучылар Универсиадалар тарихы, символикасы, спорт һәм волонтерлык программасы белән танышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев