Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Универсиададан калган мирастан Кайбыч районына да өлеш чыгардылар

Универсиада вакытында кулланылган милекне - компьютерлар, спорт, кухня, медицина җиһазларын республикадагы шәһәр һәм районнарга тарата башладылар. Бу хакта видеокиңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков та чыгыш ясады. Максат - Универсиададан калган бай мирастан нәтиҗәле файдалану.

Хәзер Татарстанда "Универсиада мирасы" проекты тормышка ашырыла. «Без Универсиада вакытында кулланылган барлык әйберләрне тиешенчә саклау, нәтиҗәле куллану буенча зур эш алып барабыз. Аларның берсе дә югалырга тиеш түгел, киресенчә, халкыбызга хезмәт итәргә тиеш», - дигән сүзләр яңгырады киңәшмәдә.

Район үзәк сырхауханәсе баш врачы Газимагомед Магомедов әйтеп узганча, шушы көннәрдә безнең районга 309 мең сумлык медицина җиһазлары, өстәлләр, суыткычлар һәм сәламәтлек саклау системасы өчен кирәк булган башка җиһазлар кайтартылган. Алар өлешчә Зур Подберезьедагы врач амбулатория­сенә тапшырылган, теге-яки бу җиһазга ихтыяҗ булган авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларына да өлеш чыгарачаклар. Район мәгариф бүлегеннән алынган хәбәргә караганда, мәгариф учреждениеләренә дә кухня кирәк-яраклары кайтартылган, аларны мәктәпләрнең ихтыяҗына карап бүләчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Универсиададан калган мирастан Кайбыч районына да өлеш чыгардылар