Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Уракның иң кызган чагы

Агымдагы атна республика аграрийлары өчен кызу хезмәт җитештерүчәнлеге атнасы булачагын хәбәр итте бүген Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

Тәүлегенә бөртеклеләр мәйданының кимендә 4 процентында урып-җыю эшләрен алып барырга дигән бурыч куелган.
Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, бүген Татарстанда бөртеклеләр мәйданының 30 процентыннан 930 мең тонна ашлык җыеп алынган. Уңдырышлылык гектарыннан уртача 20,4 центнер.
Бөртеклеләрнең уңышы республика ихтыяҗларын капларга тулысынча җитәчәк, узган ел уңышыннан калган 600 мең тонна запас та бар. Һава торышы уңай булганда, республикада уракны августның 20 сенә төгәлләргә мөмкин булачак, дип фаразлый белгечләр.

Татарстанда терлек азыгы әзерләү дә дәвам итә. Быел бер баш шартлы терлеккә 16 центнер азык берәмлеге туры килә. 300 мең гектарга якын мәйданда кукуруз уңышын җыеп аласы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: видеобрифинг урак