Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Урамда җәй, ә Кайбычта ягулык сезонына әзерләнә башладылар

Кайбычта дәүләт программалары буенча төзелүче барлык объектларны да 1 сентябрьгә файдалануга тапшыру бурычы куела.

Алар ягулык сезонына әзер булып керергә тиеш", - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин дүшәмбе көнне узган чираттагы планеркада. Барлык оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында узган бу киңәшмәдә, башка мәсьәләләр белән беррәттән, ягулык сезонына әзерлек мәсьәләсе дә каралды. Мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау учреждениеләрен кышка әзерләүне бүгеннән үк башлау, тиешле документларны әзерләү, укырга вакыты җиткән һәм яңа эшкә алынучы котельный операторларын укырга җибәрү бурычы куелды. Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров чыгышыннан күренгәнчә, котелларны алыштыру буенча кабул ителгән республика программасы нигезендә бездә биш мәктәптә, ике клубта, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә котелларны яңартачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Урамда җәй, ә Кайбычта ягулык сезонына әзерләнә башладылар