Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Уртак ярдәм

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин район халкына, хуҗалык, оешма-учреждение җитәкчеләренә, шәхси эшмәкәрләргә Краснодарск өлкәсенең Крымск шәһәрендә басу басудан зыян күрүчеләргә ярдәм итүдә актив катнашулары өчен тирән рәхмәтен белдерде.

Барлыгы 424 754 сум акча җыелган, шуның бер өлешенә азык-төлек, кием-салым алынды, ә 213 644 сумы Краснодар өлкәсенең махсус счетына күчерелде. Муниципалитет җитәкчесе сишәмбе киңәшмәсендә "Зур Колаңгы", "Алтын кырлар", "Кайбычагрохимсервис", "Булат" җәмгыятьләре җитәкчеләрен, кабул итү пунктына озатуны оештырган Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте хезмәткәрләрен аерым билгеләп үтте.

- Чит кеше кайгысы булмый, без - зур бер гаилә, ярдәм акциясе бердәмлегебезне тагын бер кат раслады. Киң масштаблы эштән читтә калучылар булуын без аңлый алмыйбыз. Кеше кайгысына битарафлык берәүне дә бизәми", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Краснодарск өлкәсенең Крымск шәһәре

2
X