Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

«Уңыш-2012» операциясе бара

ТР Эчке эшләр министры, полиция генерал-майоры Артем Хахорин боерыгы белән 6 августтан 1 октябрьгә кадәр республикада "Уңыш-2012" операциясе игълан ителде. Россия Эчке эшләр министрлыгының "Апас" муниципальара бүлегенең Кайбыч бүлекчәсе дә аннан читтә калмады.

Операция барышында полиция хезмәткәрләре хуҗалыкларда, агрофирмаларда авыл хуҗалыгы продукциясенең, терлек азыгының, ягулык - майлау материалларының, запас частьләрнең, авыл хуҗалыгы техникасын саклау урыннарында комплекслы тикшерү үткәрәчәк. Бөртекле культураларны, фуражны, терлек азыгын, авыл хуҗалыгы продукциясен законсыз рә­вештә республикадан читкә чыгаруга юл куймау максатында, йөк ташучы автомобильләргә контрольне көчәйтү, урлашу фактларын ачыклау, бу хәлне булдырмау өчен максатчан оператив профилактик чаралар үткәрү күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Уңыш2012” операциясе