Вакыт ашыктыра
Район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров эшлекле дүшәмбедә оешма-предприятиеләр җитәкчеләрен мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният учреждениеләренең ягу сезонына әзерлеге белән таныштырды.
Кышка әзерлек 35 градус эссе булган көннәрдә башланып китсә дә, кайбер учреждениеләрнең көзнең беренче салкыннарына әзер булмаулары күренде. Ягулык сезонына әзерлек паспортларын тапшыру вакыты чыгып килә. "Буинскгаз" ЭПУ документларны, газ котел хуҗалыкларының төзеклеген, янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирүен тикшергәннән һәм кимчелекләрне бетергәннән соң гына җылылык җибәрергә рөхсәт бирә. Котелларны алыштыру буенча барысы да эшләнеп бетмәгән әле. Мәгариф учреждениеләрендә алты котелны һәм шулай ук ике клубта алыштыру бурычы тора. Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбендә блоклы модульле котельный булачак, газ җибәрү тәңгәл алып барыла. Бу әлеге уку йортында җылылык җибәрүдә тоткарлык булмаячагын күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев