Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Вакыйгалар агышы

16 декабрьдә ТР Президенты катнашында узган видеоконференциядә республика күләмендә торак йортларны файдалануга тапшыру, ветераннарны торак белән тәэмин итү, Универсиада объектлары, күп функцияле клублар төзү, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү мәсьәләләре күтәрелде.

Төзелешкә бәйле мәсьәләләр буенча ТР төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, ТР Дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллин чыгыш ясады. Ирек Фәйзуллин әйтүенчә, 15 декабрьгә республика буенча барлыгы 2,1 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу - еллык планның 87,2 проценты. 31 муниципаль районда (шул исәптән Кайбыч районында) торак тапшыру буенча еллык план тулысынча үтәлгән.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов авылларда мәктәпләр, балалар бакчалары төзегәндә шул авыллар ихтыяҗына җавап бирерлек проектлар сайлау кирәклегенә басым ясады. Чөнки уртача зурлыктагы авылга кирәгеннән артык зур мәктәп яисә балалар бакчасы төзү зур чыгымнар сорый, андагы бүлмәләр тулысынча файдаланылмый.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үз чыгышында республика буенча терлекчелек про­дукт­лары җитештерүгә анализ ясады. Аның әйтүенчә, сөт җитештерүдә республика күләмендә бераз алга китеш бар, шулай да "Вамин", "Кызыл Шәрык" холдинг компанияләренә караган кайбер районнар бер урында таптана. Хә­зерге вакытта Кукмара районында тагын ун гаилә фермасы төзелүен ассызыклады.

Видеоконференциядән соң, муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмә­туллин агрофирмалар, хуҗалыклар җи­тәкчеләре белән әңгәмә үткәрде. Аның сүзләренә караганда, районда сөт җи­теш­терү буенча аз булса да алга китеш бар, эшне үз агымына куйсаң, артка тәгәрәүне көт тә тор. Шуңа булган азыкны малларга баланслап ашатырга, эчерергә кирәк. Ул шулай ук тер­лекчелек объектларында Яңа ел бәйрәме вакытында янгын куркынычсызлыгы кагый­дәләрен төгәл үтәргә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: видеоконференция

2
X