Ветеран белән очрашу
Советлар Союзы Герое Андрей Кошкин исемендәге Зур Подберезье урта гомумбелем бирү мәктәбендә укучыларга патриотик тәрбия бирү буенча максатчан эш алып барыла.
2 ноябрьдә мәктәп укучылары Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Колсанов белән очрашты. Хәзерге вакытта Волжск шәһәрендә яшәүче ветеран очрашуга тормыш иптәше, педагогик хезмәт ветераны, "Почет билгесе" ордены кавалеры Зинаида Сергеевна һәм улы Сергей Михайлович белән кайткан иде. Алар унберенче класста узган "Тормыш юллары, сугыш юллары буйлап" дигән класстан тыш чарада катнашты. Сталинград сугышының үзәгендә кайнап, Берлинга кадәр барып җиткән, бик күп орден-медальләргә лаек булган ветеран укучыларга сугышчан юлы турында сөйләде, чын кеше булу өчен тырышып укырга, хезмәтне яратырга кирәклеген әйтте. Алар мәктәп музеенда да булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев