Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Ветераннар бай тәҗрибәгә ия

8 ноябрьдә Казан шәһәренең "Корстон" күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы ветераннарының (пенсионерлары) иҗтимагый оешмалары республика Советының VI отчет-сайлау конференциясе булды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган бу конференциядә ветераннарның җәмгыятьтә тоткан урынына зур роль бирелде. Анда ветераннарга медицина хезмәте күрсәтүне яхшырту, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның тол калган хатыннарын торак белән тәэмин итү, өлкәннәр тәҗрибәсенә таяну һәм башкалар хакында сүз алып барылды. Бу конференциядә район ветераннар Советы рәисе Әлфия Закирова делегат булып катнашты, тагын авыллардан ун ветеран барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Корстон”