Ветераннарга – изге теләкләр
"Якташлар рәхмәте" - 9 Май бәйрәме алдыннан "Россия почтасы" шулай дип исемләнгән акция үткәрә.
Теләгән һәр кеше теләсә кайсы почта элемтәсе бүлегендә Бөек Җиңүгә багышланган маркалы открытка сатып алып, исемсез Ватан сугышы ветеранына котлау сүзләре язып, бүлекчәдә калдыра ала. Почта хезмәткәрләре, президент хатларын таратканда, адресатка сезнең котлауны да тапшырачак. Кайбыч халкы акциядә актив катнашып, безнең арада саннары көннән-көн кими барган фронтовикларга изге теләкләрен җиткерер дип ышанабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев