Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Ветеринария хезмәткәрләре көне белән Кайбыч халкын район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлый

13 июль - Ветеринария хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мәрәҗәгать итте:

«Хөрмәтле ветеринария хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Ветеринария хезмәткәрләренең эше катлаулы, тынгысыз һәм аны беркайчан да гадәти эш көне кысаларына гына сыйдырып булмый. Алар җәмәгать секторында да, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда да шактый күләмле эш башкара. Мал табиблары белемнәрен дә, сәләтләрен дә, тырышлыкларын да терлекләр сәламәтлеген саклауга багышлый, халыкны сыйфатлы азык-төлек продуктлары белән тәэмин итүгә лаеклы өлеш кертә, ветеринариянең күптәннән килгән традицияләрен саклый һәм үстерә. Без мал табибларының эш шартларын яхшыртуга да зур игътибар бирәбез. Колаңгыда әле шушы араларда гына ветеринария участогы ачылды. Алар алга таба да төзеләчәк. Барлык хезмәткәрләрне, хезмәт ветераннарын һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Аларның һәрберсенә яңадан-яңа хезмәт үрләре, гаилә бәхете, сәламәтлек, иминлек телим».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ветеринария хезмәткәрләре көне белән Кайбыч халкын район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлый