Ветеринарлар шунда әзерләнә
8 октябрьдә Буа ветеринария техникумы үзенең 80 еллык юбилеен билгеләп үтте. Әлеге еллар эчендә техникум авыл хуҗалыгы өчен бик күп белгечләр әзерләп чыгарды.
Техникумны тәмамлаган белгечләр Кайбыч районында да шактый күп. Бәйрәм тантанасында бу уку йортында төрле елларда белем алган район ветеринария берләшмәсе начальнигы Шәриф Гатауллин, фельдшер Марсель Лотфуллин, "Заволжье" җәмгыятенең Зур Урсак филиалы управляющие Фирдүс Әшрәфуллин, Бәрлебашы филиалы управляющие Айрат Рәхмәтуллин, Зур Урсак авыл җирлеге башлыгы Рәүхәт Зарипов, "Гөбенә" җәмгыятенең баш ветеринария табибы Василий Ефремов та катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев