Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Волонтерлар Федоровскоедагы Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләргә бәйрәм оештырды

Декабрь ае җитү белән Яңа ел бәйрәме рухы барыбызның да җанын биләп ала. Әлеге бәйрәм безнең балачак хатирәләре белән уелып, күңелгә кереп оялаган бит.

Кечкенәләр генә түгел, хәтта өлкәннәр дә 31 декабрьдә сәгать телләренең уникегә җитүен түземсезлек белән дулкынланып көтә, иң изге теләкләрен шул минутларда әйтеп калырга тырыша, аларның тормышка ашуына ышана. Барыбыз да бала чактагы кебек тылсым, могҗизага өмет итә, чын күңелдән Кыш бабай белән Кар кызына ышана.

Волонтерлар һәм спонсорлар Яңа ел якынлашкан көннәрдә Федоровскоедагы Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләргә бәйрәм оештырды. Кыш бабай, әбиләр һәм бабайларны бәйрәм белән котлап, бүләкләр тапшырды. Алар биредә яшәүчеләрнең яраткан шөгыленә һәм нәрсә белән кызыксынуына карап сайланган иде. Бәйрәмдә "Онытылган моңнар" ансамбле үзенең моңлы-дәртле җырларын яңгыратты.

Берни белән алдап булмаган бүгенге көн балалары да ышанмаган заманда Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында гомер итүчеләр ак сакаллы, кызыл борынлы, елына бер генә тапкыр килә торган Кыш бабайның барлыгына чын күңелдән ышандылар, алар һәрберсе чарадан канәгать калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Волонтерлар Федоровскоедагы Картлар һәм инвалидлар интернатйортында яшәүчеләргә бәйрәм оештырды