Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Яңа бәйге: газизләребезгә булган рәхмәт хисләрен “Кайбыч таңнары” газетасы аша белдерик

Тормыш-көнкүрешебезнең ничек үзгәрүен күр?! Рәхәткә чыгуыбызга әле без - 60-70нче елларда туганнар шакката.

Суны ташыйсы, чыгарып түгәсе юк, кайнары да салкыны да краннан килә, керне, кайсын ничек кирәк итеп - автомат юа, өйләребезне газ җылыта, тузан суырткычларның ниндие генә юк - тузанны гына суыртып калмый, кирәксә, юа да. Ашарга пешерүне инде әйткән дә юк: плитә янында җырлап кына торырлык, кичтән бөтен нәрсәсен салып, кнопкага басып җибәрсәң, иртән торган төшкә мультиварка хуш исле ризыкны пешереп куйган була. Иртән гаилә торганчы утын ягып өйне җылыткан, күмер салып, җиз самовар кайнаткан, мич алдындагы казанда аш пешергән, куллары суелып чыкканчы ышкып юган керләрен кыш уртасында бәкегә алып барып чайкаган, фермаларда кул белән унбишәр сыер сауган, сукыр лампа астында төн йокламый җеп эрләп, оекбаш-бияләйләр бәйләгән әбиләребез, хәзерге тормышның рәхәтлекләрен күрсә, ни диеп әйтер иде икән?! Шундый шартларда менә дигән итеп, балалар тәрбияләп үстергән әбиләребезгә әниләребезгә, уйлап карасаң, һәйкәл куярлык бит. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, без бу теманы юкка гына кузгатмадык. Ноябрьнең 25ендә тагын бер иң якты бәйрәмне - Аналар көнен билгеләп үтәбез. Шушы уңайдан тагын бер бәйге игълан итәбез. Аны "Әниемнең җылы кочагы" дип атадык. Бу уңайдан әниләр, әбиләр турында фотографияләр белән бергә матур эчтәлекле язмалар кабул итәбез. Әйдәгез әле, кадерле укучыларыбыз, якты дөнья бүләк иткән, кадерләп үстергән, инде үзебез әти-әни булсак та, гомер буе балам дип җан атып торган газиз кешеләребезгә булган эчкерсез хисләребезне газета аша белдерик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа бәйге: газизләребезгә булган рәхмәт хисләрен “Кайбыч таңнары” газетасы аша белдерик