Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Яңа дуслар таптылар

Татарстан Республикасында менә инде бишенче ел наркотикларга каршы юнәлдерелгән "Мөстәкыйль балалар" ("SаMоSтоятельные дети") проекты эшли.

Аның максаты - үсеп килүче буынны сәламәт яшәү рәвешенә тарту һәм һәртөрле бәйлелекләргә каршы торырга өйрәтү. Проект ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм РФ Наркотиклар әйләнешенә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе тарафыннан эшләнгән һәм тормышка ашырыла. Күптән түгел аңа Кайбыч районы укучылары да кушылды. Апрель ахырында Казан шәһәрендәге "Костер" балаларны сәламәтләндерү лагеренда проект активистлары өчен профильле смена оештырылды. Анда Кайбыч районыннан Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Венера Әскәрова барды.

Смена өч көн генә дәвам итсә дә, лагерь тормышы вакыйгаларга бай булды. Махсус уенда укучылар үзләрен наркополиция хезмәткәрләре вазифасында сынады, төрле өлкәләрдәге белгечләр җитәкчелегендә узган мастер-классларда катнашты.

Аларның берсендә конфликтларсыз аралашу турында сөйләделәр. Наркотикларга каршы эштә PR һәм фандрайзинг турында лекция дә уңышлы үтте. Балалар үз проектларын ясарга, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашу серләренә дә өйрәнде. Югары сыйныф укучылары лекция тыңлап кына калмады, наркотикларга каршы үткәрелгән чараның пресс-релизын үзләре дә язып карады. Проектта катнашучылар өчен бу аеруча мөһим, чөнки аларга алмашка килүче буыннарның наркотиклар дигән афәт белән бөтенләй таныш булмавын үзләренә максат итеп куялар. Укучыларга шулай ук кул астындагы чаралардан наркотикларга каршы агитацион материаллар тудыру буенча да дәресләр уздырылды.

Проект мәктәп укучылары өчен шулкадәр кирәкле һәм кызыклы ки, анда катнашырга теләк белдерүчеләрнең саны көнләп арта. Лагерь сменасы тәмамланды, балалар күңелендә якты хатирәләр, файдалы мәгълүматлар калды, иң мөһиме - яңа дуслар таптылар. Әлеге балаларга карагач, күңел тынычлана: киләчәгебез - ышанычлы кулларда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Мөстәкыйль балалар”