Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Яңа ел бәйрәме уңаеннан Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үзенең котлау сүзләре

"Хөрмәтле кайбычлылар! Районыбыз кунаклары! Сезне муниципаль район Советы, башкарма комитет һәм шәхсән үз исемемнән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм.

Бу минутларда 2013 ел, районыбыз тарихында һәм һәркемнең язмышында тирән эз калдырып, безнең белән хушлаша. Бу елда вакытлар узу белән әһәмиятен югалтмыйча, яңа, заманча мәгънәгә ирешкән истәлекле көннәр күп булды. Яңа ел сезгә тынычлык һәм иминлек, уңышлар һәм байлык, бетмәс көч һәм энергия алып килсен. Иң матур хыялларыгыз тормышка ашсын, бәхетле киләчәккә ышанычыбыз ныгысын. Сезгә бәхет, тугры дуслар, онытылмас Яңа ел очрашулары, мәхәббәт, кызыклы идеяләр һәм теләкләрегезнең чынга ашуын телим. Кайбычның социаль-икътисади үсеше безнең барыбызның да тырыш хезмәтенә бәйле. Эш сөючән халкыма рәхмәт әйтеп, аларга яңадан-яңа хезмәт уңышлары телим. Бөек Ватан сугышы ветераннарына аерым рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Сезнең барыгызга да озын гомер, ак бәхетләр, тыныч тормыш телим. Өегездә татулык һәм иминлек хуҗа булсын, ә бәйрәм кәефе ел дәвамында сезне ташламасын".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа ел бәйрәме уңаеннан Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үзенең котлау сүзләре

2
X