Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Яңа ел чыршысын бизәп, кайбычлылар миллионер була ала

Узган ел Яңа ел чыршысын, шәһәр-районнарны бәйрәмгә матур итеп бизәүчеләрне республика күләмендә узган бәйгедә билгеләгәннәр иде. Ул вакытта Президент аппараты, Татарстан Иҗтимагый палатасы вәкилләре һәрбер төбәккә барып, иң яхшыларны ачыклады. Кайбычка авыл районнары арасында өченче урын һәм акчалата бүләк бирелде.

- Республика бәйгесе быел да үткәрелә һәм без анда сынатырга тиеш түгелбез. Яңа елга матур итеп әзерләнә белүебезне күрсәттек, без күпкә сәләтле, быел тагын да матуррак итеп бизик районыбызны. Кайбыч кунаклары сокланып китәрлек булсын, матурлык үзебезне, якыннарыбызны шатландырсын, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчеләр катнашында узган планеркада.

Бәйге 20 декабрьдән 2015 елның 25 гыйнварына кадәр дәвам итә. Авыл җирлегендә беренче урынны алучыны 300 мең сум, икенче урынга чыгучыны 200 мең сум, өченчене 100 мең сум акча көтә. Муниципаль районнар арасында беренче урынны алучыга 1 миллион сум, икенче урынга - 500 мең, өченче урын өчен 250 мең сум акча карала. Бүләкләре шәп, форсатны быел да кулдан ычкындырмаска тырышыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа ел чыршысын бизәп, кайбычлылар миллионер була ала