Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Яңа ел төне медикларга да тыныч булмаган

03 хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, Яңа ел төне ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре өчен дә бик үк тыныч булмаган.

Кичке сәгатьләрдә Кошманда бер абыйга инфаркт булуы турында хәбәр керә, кызганычка каршы ул вафат булган. Моратта бер ир кеше үз-үзенә кул алырга җыенган, бәхеткә, вакытында күреп алганнар, аны район үзәк сырхауханәсенә алып клгәннәр. Олы Кайбычтагы янгын урынына да барырга туры килгән. Ашыгыч ярдәм күрсәтү фельдшерларына гипертония, балада температура күтәрелү очраклары буенча да, урынга барып, ярдәм күрсәтергә туры килгән. "1 гыйнвар тыныч, сәгать көндезге өч, бүген безгә бер хәбәр дә кермәде",- диде фельдшер Гөлгенә Гарифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа ел төне медикларга да тыныч булмаган