Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Яңа ел якынлаша

Яңа елга матур итеп бизәлгән административ биналар һәм сәүдә объектларына бәйге игълан ителде. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә район башлыгының ришвәтчелеккә бәйле мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Фәния Петухова хәбәр итте.

Махсус комиссия бинаны һәм аның тирә­сен бизәгәндә төрле материаллар, гирляндалар куллануга, кар һәм боздан композиция ясауга, теманың Яңа елга туры килүенә, проектның инновацион характерда булуына һәм идеяне тормышка ашыруда стандарт булмаган алымнар кулланылуга игътибар итәчәк. Административ биналарны иң матур бизәгән коллективларга акчалата бүләк карала. Приз фонды 35 мең сум (беренче урынга - 20 мең сум, икенче урынга - 10 мең сум, өченче урынга - 5 мең сум) тәшкил итә. Авыл җирлекләре буенча приз фонды - 30 мең сум. Призлы урыннарны яулаучыларга 15 мең сум, 10 мең сум, 5 мең сум акча карала. Сездән кызыклы идеяләр һәм аны тормышка ашыруда энтузиазм телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа ел