Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Яңа елда аракы ике тапкыр кыйммәтләнәчәк

"Росалкогольрегулирование" 2014 елда алкогольле продукциянең минималь бәясен ике тапкыр арттырырга тәкъдим итә.

Мәгълүмат ачуның бердәм порталында урнаштырылган ведомство боерыгы проекты нигезендә, 2014 елның 1 августына кадәр ярты литрлы аракы шешәсенең ваклап сатудагы минималь бәясе 199 сум тәшкил итәргә тиеш. 2013 елда әлеге күрсәткеч 170 сум булды. 2014 елның 1 августына кадәр җитештерүченең товарны җибәрү бәясе 154 сумнан ким булмаса тиеш. Күпләп җибәрү бәясе - 179 сумнан ким булмаска тиеш.

2014 елның 1 августыннан исә ярты литрлы аракы шешәсенең ваклап сатудагы минималь бәясе 220 сумга кадәр җитәчәк, җитештерүченең товарны җибәрү бәясе 170 сумнан, күпләп җибәрүчеләрнең - 179 сумнан кимрәк булмаячак.

"Росалкогольрегулирование" коньяк һәм брендиның да минималь бәяләрен арттыруны тәкъдим итә. Шулай итеп, 2014 елда ярты литр коньякның ваклап сатудагы минималь бәясе 322 сум тәшкил итәргә мөмкин, быел исә аның бәясе - 280 сум. Ә инде брендиның ваклап сатудагы бәясе кимендә 293 сум (быел - 250 сум) булачак.

Бу хакта Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнеше һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан дәүләт инспекциясе хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа елда аракы ике тапкыр кыйммәтләнәчәк