Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Ябалакта яңа һәйкәл төзелә

Һәйкәлләр - Бөек Ватан сугышында мәңгелеккә ятып калган каһарманнарга хөрмәт билгесе ул. Бүгенге тыныч тормыш бәрабәренә башларын салган солдатларга рәхмәт йөзеннән ул һәйкәлләрне даими карап торырга бурычлыбыз. Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында Ябалакта аны яңадан төзергә уйлаганнар.

- Моңа кадәр авыл уртасында торган һәйкәлне сиксәненче еллар башында Ильич исемендәге колхоз рәисе Фиргать Фәтхуллин төзеткән иде. Ул хәзер шактый таушалды инде, шуңа да авылдашларыбызның исемнәрен мәңгеләштерүгә үз өлешебезне кертергә булдык. Мәскәү шәһәрендә яшәүче абыебыз, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдиннең беренче урынбасары Дамир хәзрәт Гыйззәтуллин белән яңа һәйкәл төзергә кирәклеге турында сөйләштек. Район җитәкчелеге белән киңәшләшеп, туган авылыбыз Ябалактан, Бәрлебашыннан, Морза Бәрлебашыннан сугышта ятып калган яисә фронттан кайткач вафат булган ветераннарның исем- фамилияләрен барлап, бер һәйкәлгә кертергә булдык. Элекке һәйкәлдә сугыш кырында ятып калган 350 кешенең генә исеме кергән иде. Яңа һәйкәлгә тагын иллеләп сугышчының исем- фамилиясе өстәлде, - диде Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина.

Бер ай элек Мәскәү шәһәренә заказ бирелгән кара төстәге мәрмәр һәйкәл плитәләрен башкаладан үзләре алып кайтты. 29 сентябрь көнне юлга кузгалып, икенче көнне кайтырга да чыкканнар. Юл чыгымнарын район күтәргән. Хәзер һәйкәлне урнаштыру эше башланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ябалакта яңа һәйкәл төзелә