«Якташ» сүзе нинди матур!
Бу атнаның сишәмбесендә ТР Дәүләт Советында якташлык җәмгыятьләре җитәкчеләре өчен Ачык ишекләр көне үткәрелде.
Бүгенге көндә Татарстанда районнарның 45 якташлык җәмгыяте бар, шул исәптән 1996 елда ук оешкан "Кайбыч" якташлык җәмгыяте дә. ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узган бу очрашуда туган җирләреннән читтә яшәүче якташларны берләштерүче җәмгыятьләрнең эшчәнлеген активлаштыруга басым ясады. Ачык ишекләр көнендә район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм "Кайбыч" якташлык җәмгыяте президиумы секретаре Әлфия Корбанова да катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев