Якыннарыбызга игътибарлы булыйк
25 июльдә кичке 19 сәгатьтә өч яшьлек Ангелина Ефремова, ике яшьлек Артем Бартязов белән 2008 елгы апасы Анжелика Бартязова олылардан башка гына чукмарбаш тоту өчен Куш-Күл авылы янындагы ясалма сулыкка уйнарга килгән.
Ярдан 5-6 метр эчкә үткәч, Артем, егылып, су белән тончыга башлаган. Аңа ярдәм итәргә дип артыннан кергән Ангелина да егылган. Бу вакытта ярда басып торган Анжелика булган хәлне аңларга да өлгермичә, сабыйларның хәрәкәтсезләнмәвен күргәч кенә, ярдәм сорарга йөгергән. Балаларның бергә сулыкка китүен күреп калган Куш-Күлдә яшәүче Алена Губеева кызчыктан сорашып, тиз арада ярдәмгә ашыккан, балаларны судан чыгарып, беренче медицина ярдәме күрсәткән, әмма бу вакытта алар инде үлгән булган.
Әлеге сулык янгын сүндерү максатында файдаланыла, мәйданы 50гә 100 метр, тирәнлеге - 1,2 метр.
Аннан алда Зур Подберезье авылы янындагы күл янында да мәет табылган иде, ярда калган әйберләрнең 1980 елгы Стерляткин Виталий Геннадьевичныкы булуы ачыкланган.
Гадәттән тыш хәлләрдән саклау өчен, юлда, сулыкларда куркынычсызлык чаралары турында без еш язабыз. Якыннарыбызга игътибарлырак булсак иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев