Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Ялган акча корбаны булма!

Әйләнештә ялган акчалар елдан-ел арта. 2011 елда түләү карталары катнашында башкарылган җинаятьләрдән 1,6 миллиард сумлык зыян китерелгән, 50 миллион сум ялган акчалар ачыкланган.

1000 һәм 5000 сумлык ялган акчаларның сыйфаты югары булуы авырлык тудыра. Ялган акчаларның 90 проценты бары тик банкта, инкассатор сумкаларын тикшергәндә генә ачыклануы да шул хакта сөйли.

Ялган акчаларны әйләнешкә кертү факт­ларының күпчелеге Казан шәһә­ренә туры килә. Акчаларның чынлыгын тикшерүче заманча детекторлар белән җиһазландырылмаган сәүдә нокталарында - базарда, "Магнит", "Пятерочка", "Пятерочка+" кебек кибетләр челтәрендә, кәрәзле элемтә, аптека, ягулык станцияләрендә бик еш алдыйлар. Яхшы сыйфатлы ялган акча купюраларын күпләп сатып алу бәясе югары, ул акчаның номинал бәясенең 25-35%ын тәшкил итә. Шуңа да ялган акчаларны бәясе 100 сумнан да артык булмаган әйберләр сатып алуга тоталар икән.

Агымдагы елда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы ТР Министрлар Кабинетының 10.11.2010дагы 890нчы "2011-2014 елларда ТРда хокук бозуларны кисәтү буенча комплекслы программа турында"гы карары нигезендә ялган акча ясауга каршы көрәшкә 800 000 сум акча бүлеп бирелгән (чагыштыру өчен, узган елда - 100 000 сум).

2012 елда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисадый куркынычсызлык һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш идарәсенең җитәк­челеге тарафыннан түбәндәге профилактик эшләр алып барылды:

- ялган акчалар хакында халыкка мәгълүмат җиткерү өчен басма агитацион продукция эшләнде: банкнотларның ялган булмавын күрсәтүче билгеләр ясалган кесә календарьлары; кассир һәм сатучылар өчен - ялган акча ясаучылар еш кулланган номер һәм серия­ләр язылган кәгазьләр, җитәкчеләр һәм инкассация башкаручы затлар өчен - Россия Банкы Билетларының ялганын чыннан аерырга тәфсилләп өйрәткән буклетлар;

- халыктан акча кабул итеп алучы затлар белән профилактик аңлату эшләре алып барыла;

- Татарстан Республикасы буенча Эч­ке эшләр министрлыгының тышкы хезмәте хезмәткәрләре, шәхси сак предприятиеләре, банкларның, сәүдә оешмалары, базар, "РосИнкассация" Татар региональ идарәсенең сак хезмәте җи­тәк­челәре арасында даими инструктажлар үткәрелә;

- видеоконференция режимында тематик лекцияләр уздырыла;

- ачыкланган ялган акчалар буенча көн саен анализ ясала.

Агымдагы елның алты аенда республикада әйләнештә йөргән 1000 сумлык 642 данә; 5000 сумлык - 80 данә; 500 сумлык 47 данә ялган акча купюралары кулланыштан алынган. Шулай ук 9 данә 100 АКШ доллары да табылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ялган акча