Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Ялганчылардан сак булыгыз!

Соңгы вакытта алдау юлы белән акча үзләштерүчеләр аеруча күбәеп китте. Телефон мошенниклары ике көн эчендә генә дә казанлыларны ярты миллион сумга алдаган. Алдакчылар тозагына өлкән яшьтәге кешеләр эләккән.

Мошенниклар телефоннан шалтыратып, аларның якыннарының кеше үлеменә китергән юл-транспорт фаҗигасенә сәбәпче булулары турында хәбәр итәләр. Бу күңелсез хәлне йомып калу, хокук сакчыларына, шаһитларга түләү өчен акча сорыйлар. Алдакчылар еш кына "курьер" хезмәтләреннән да файдалана башлады. Мәсәлән, Казанда мошенниклар кулына эләккән дүрт ке­ше, бәлага юлыккан туганнарына булышабыз дип, җинаятьче белән арадашчы кешегә акча тапшырган. Ә өч кеше акчаны терминал аша аларның кәрәзле телефонына күчергән. Шунысы гаҗәп, алданучыларның берсе дә "курьер"ның төс-кыяфәтен, машина номерын истә калдырмаган. "Апас" муниципальара эчке эшләр бүлеге, "Кайбыч" полициясе бүлекчәсе район халкын игътибарлы булырга чакыра. Мошенниклар тозагына эләгүдән сак булыгыз, телефон аша шикле кешеләр шалтыратса, иң элек мәгълүматның дөреслеген тикшерегез, 02 яки 2-16-49 телефон аша полициягә шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Телефон мошенниклары