Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

«Яшь гвардия»нең республика форумы

15-17 декабрьдә "Идел" лагеренда "Бердәм Россиянең яшь гвардиясе"нең Татарстандагы региональ бүлекчәсе "Без булдырабыз!" дип исемләнгән яшьләр форумы уздырды.

Анда Татарстандагы җирле бүлекчәләрдән 86 делегат катнашты, алар арасында Кайбыч делегатлары - Бәрлебашы авылыннан Чулпан Абдрахманова белән Зур Тәрбит авылыннан Алина Смирнова да бар иде. Форумның ачылу тантанасында яшьгвардиячеләрне "Бердәм Россия" партиясенең Татарстандагы региональ бүлекчәсе сәяси Советы секретаре урынбасары, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова сәламләде. Идел буе федераль округындагы бүлекчә­ләрнең штаб җитәкчеләре, Мәскәү, Уфа, Саратов өлкәсеннән килгән укытучылар махсус тренинглар, әңгәмәләр оештырды, яшьгвардиячеләр хәрәкәте турында сөйләде. Форум ябылу көнендә партиянең Татарстандагы партиянең региональ башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Бударин форумда катнашучыларга сертификатлар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Бердәм Россиянең яшь гвардиясе”