Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Яшьлегендә авырлыклар күп күргән әбигә 90 яшь тулды

Янәшәбездә тирә-юньдәгеләр сокланырлык гомер юлы узган кешеләр байтак. Шундыйларның берсе - Колаңгыда яшәүче Җәмилә Аджалиева. Шушы көннәрдә аңа 90 яшь тулды.

Шушындый зур юбилей көнендә Җәмилә әбине котларга бер көтү кунак килде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова район башлыгы исеменнән бүләк тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗанов һәм Колаңгы җирлегенең ветераннар советы рәисе, әбине гомер бәйрәме белән котлап, бүләкләр бирделәр, җылы сүзләрен җиткерделәр. Ә Җәмилә әбинең исә күзләре яшьләнде.

Юк, игътибарга да, бүләккә дә мохтаҗ түгел ул. Бөтен уңайлыклары булган җылы, якты өйдә кызы, оныклары янәшәсендә гомер кичерә. Тумышы белән Чүпрәле райондагы кечкенә генә Кәкерле авылыннан булган Җәмилә әбигә кыенлыкларны байтак күрергә туры килә. Әниләре бик яшьли, 37 яшендә дөнья куйгач, үзеннән кечкенә энесе һәм сеңлесен карап үстерешә. Куйбышев шәһәренә күчеп китәләр. Анда вертолет заводына эшкә керә. Бик тырыш була, өлкәннәрдән калышмыйча хезмәт куя. 1948 елда Ташкент каласына күчеп китеп, шунда тормышка чыга, өч бала таба. Тик аларның берсе озын гомерле булмый. 2005 елда туганнары янына Колаңгыга күчеп кайталар. Әле ул чагында ире дә исән-сау була.

Бик күп авырлыклар, югалтулар кичерсә дә, Җәмилә апа хәзерге тормышына сөенеп туя алмый. Бик кадердә генә яшәтәләр үзен. Кызы Тәнзилә, оныклары Булат һәм Камилә әби диеп кенә тора. Улы Юныс Казанда төпләнгән. Аның да ике баласы бар. Буш вакытларында кайтып-китеп йөриләр. Җәмилә әби, чыннан да, бик бәхетле. Һәркемгә дә тәрбияләп үстергән балаларыннан бары тик игелек кенә күрергә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшьлегендә авырлыклар күп күргән әбигә 90 яшь тулды