Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Яшьләр бергә җыелды

Казанда "Бердәм Россиянең Яшьләр гвардиясе" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстандагы төбәк бүлегенең III отчет-сайлау конференциясе узды.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе, "Бер­дәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси Советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, партия активистлары катнашында үткән әлеге чарада яшь гвардиячеләрнең эшчәнлегенә югары бәя бирелде. Республиканың барлык шәһәр-районнарыннан килгән делегатлар яшерен тавыш бирү юлы белән "Яшь гвардия" штабы җитәкчесе итеп Ксения Владимированы сайладылар. Ул моңа кадәр Казанның Идел буе районында "Яшь гвардия" штабына җитәкчелек иткән. Делегатлар арасында "Яшь­ләр гвардиясе"нең Кайбычтагы штабы җитәкчесе Гө­линә Габдрахманова, штаб әгъзасы,"Аграр яшьләр" оешмасының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Рушан Сайранов та бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Бердәм Россиянең Яшьләр гвардиясе”

2
X