Яшьләр киләчәкне билгели
27 июнь - Бөтенроссия яшьләр көнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың иҗтимагый тормышында актив катнашучы талантлы яшьләр белән очрашты.
Казан Кремлендә узган әлеге очрашуга федераль бәйгеләр җиңүчеләре, "Кадрлар резервы" яшьләр республика проекты финалистлары, балалар һәм яшьләр оешмалары җитәкчеләре, 12 чит илдән килеп, Казанда укучы студентлар чакырылган иде. Президент, яшьләрне котлап, аларны Татарстанның киләчәге дип атады, республикадагы фәнни-белем үзәкләре, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү өчен төзелгән инфраструктураның сәләтле яшьләр булганда гына эшли алуына басым ясады. Бу очрашуда район яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев