Яшьләр сәламәт яшәү рәвешен сайлый
Атна уртасында Кайбычтагы 135 нче һөнәр училищесында белем алучы булачак авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре укытучылары белән бергә район үзәк китапханәсенә җыелды.
Яшьләр өчен биредә "Юк, дип әйтергә өйрән!" дигән профилактик чара үткәрелде. Китапханәчеләр аларга тәмәке, исерткеч эчемлекләрнең, заман чиренә әйләнгән наркотикларның зыяны турында сөйләде. Анкета сорауларына да җавап бирделәр. "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Светлана Абросимова, анкетадагы җавапларга нигезләнеп, яшьләр белән профилактик әңгәмә алып барды. Соңыннан сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган видео роликлар карадылар. Укучылар өчен шул хакта язылган махсус китаплардан күргәзмә дә оештырылган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев