Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Яшүсмер” дип аталган ведомствоара профилактик операциясе Кайбыч укучыларның мәшгульлеген тәэмин итү максатында үткәрелә

Район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясеннән хәбәр итүләренә караганда, 1 июньнән 31 августка кадәр "Яшүсмер" дип аталган ведомствоара профилактик операциясе үткәрелә.

Әлеге комиссиясең рәисе Фатыйма Бикбова әйтеп узганча, бу чара өч этапта уза. "Яшүсмер-Энә", "Яшүсмер-Җәй", "Яшүсмер-Гаилә" этапларында аерым чаралар үткәрелә. Профилактик операциянең максаты - җәйге каникуллар вакытында укучыларның хокук тәртибен бозуларына юл куймау, аларның ялын файдалы итеп оештыру, мәшгульлеген тәэмин итү, начар гадәтләрдән йолып калу, социаль яктан тотрыксыз гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга игътибарны арттыру. Районда әлеге чараны уңышлы тормышка ашыруга полиция, мәгариф, социаль яклау, сәламәтлек саклау органнары, мәшгульлек үзәге, яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге хезмәткәрләрен үз эченә алган комиссия оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Яшүсмер” дип аталган ведомствоара профилактик операциясе Кайбыч укучыларның мәшгульлеген тәэмин итү...