Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Яшүсмер” операциясе вакытында Кайбычта балигъ булмаган яшьтәге бер яшүсмер тоткарланды

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан игълан ителгән "Яшүсмер" оператив-профилактик операциясе вакытында Кайбычта балигъ булмаган яшьтәге бер яшүсмер тоткарланды.

Әлеге профилактик операция балигъ булмаган үсмерләр арасында хокук тәртибен бозуларны кисәтү, тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллануларына юл куймау максатында ел саен үткәрелә. Район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясеннән хәбәр итүләренә караганда, "Яшүсмер" операциясе вакытында тоткарланган егетнең җәмәгать урынында исерткеч эчемлек кулланган килеш йөргәнлеге ачыкланган. Ул Россия Административ хокук тәртибен бозулар турындагы кодексның 20.21 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылды. Әлеге үсмернең тәртибе комиссия утырышында да тикшерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Яшүсмер” операциясе вакытында Кайбычта балигъ булмаган яшьтәге бер яшүсмер тоткарланды