Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Ятимнәр рәхмәте

Кышкы каникуллар вакытында Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары Яшел Үзәндәге Норлат Балалар йортына Яңа ел бүләкләре илтеп кайтты.

Узган атнаның җомгасында Норлатка мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлинә Габдрахманова һәм Кыш бабай, Кар кызы булып киенгән укучылар - Фидан Сәгъдиев, Алсу Ганиева юл тотты. Алар биредә җылы учак тапкан ятимнәргә бер кочак бүләк тә алып барды. Яшел чыршы тирәсендә узган очрашу вакытында җыр-биюгә, шигырь сөйләүгә осталыкларын күрсәткән балаларга безнең Кыш бабай белән Кар кызы тәмле күчтәнәчләрен дә өләште. Балалар йорты хезмәтчәннәре Кайбыч белән элемтә­нең елдан-ел ныгый баруына шатлануларын белдерде һәм җылы сүзләр белән сугарылган Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Норлат Балалар йортына Яңа ел бүләкләре