«Җылы йорт» җылысы
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Чүпрәле районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен "Җылы йорт" социаль приюты караучысыз калган балаларны үзенә сыендыра.
Узган атнаның җомгасында әлеге социаль приютта "Балигъ булмаган яшьтәге балаларның күзәтүчесез калуын профилактикалау, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр һәм балаларга ярдәм итү" дигән семинар-киңәшмә үткәрелде. Иделаръягы районнары вәкилләре өчен үткәрелгән әлеге чарада район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе секретаре Фирдания Алиева, "Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Ләйсән Саттарова белән Светлана Абросимова катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев