Ылысны терлекләр ярата
Фермаларда ылысны юкка гына файдаланмыйлар. Аның терлекләр организмына файдасы бик зур. Ылыс составында төрле витаминнар, фитонцидлар, микроэлементлар, иң мөһиме - үсеш витамины булган каротин бар.
Район ветеринария берләшмәсе начальнигы Шәриф Гатауллин әйтеп узганча, каротинга бай ылысны аеруча "Гөбенә" агрофирмасында уңышлы кулланалар. Биредә инде бер ай элек үк сыерларга, яшь бозауларга ылыс бирә башладылар. "Алтын кырлар" җәмгыятендә дә утарларга ылыс ташыйлар. Бу - продуктлылыкны арттыруга зур этәргеч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев