Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Йолдызлар балкышы

Халкыбыз талантларга бай ул. Үзебезнең тирәлектә яшәүче җыр-биюгә, нәфис сүз сөйләүгә, актерлык осталыгына ия булган кешеләрне ачыклау, аларның сәләтен үстерүгә шартлар тудыру, халыкны сәнгатькә тарту, рухи яктан тәрбияләү максатында районда "Йолдызлар балкышы" фестивале игълан ителде.

Кайбыч муниципаль район Советы, башкарма комитеты тарафыннан оештырылучы әлеге фестиваль оешма, учреждениеләр хезмәткәрләре арасында ел дәвамында узачак. "Йолдызлар балкышы" фестиваленең графигы расланды һәм оешмаларга җибәрелде. Иң беренче булып фестивальне 8 февральдә 135 нче Кайбыч һөнәр училищесы башлап җибәрә. Ул ел ахырында гала-концерт белән төгәлләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Йолдызлар балкышы”